«Ну миңа кажется син үлмәссең», — ди Рөстәм Нәбиев Данир Сабировка

-- Лейла

Җырчы, шоумен Данир Сабиров үзенә максат куйган булган. Шуны тормышка ашырган җырчы — ул Эльбрус тавына менгән. Дусты, блогер Рөстәм Нәбиев белән дә сөйләшкән Данир.

— Рөстәмнең юмор хисе әйбәт аның. «Син менүен менәрсең, ә менә кайтканда… Күп кеше шунда үлеп кала. Ну миңа кажется син үлмәссең, ә кайтып җитәрсең», диде ул миңа. Рәхмәт сиңа, дустым! — дип уены-чыны белән бергә сөйли җырчы.

Данир Сабиров чыннан да Россиянең һәм Европаның иң биек ноктасына — Эльбрус тавына менде.

— Бу җиңүем җиңел генә бирелде дип әйтә алмыйм. Әмма рухи яктан тагын да көчлерәк булу өчен бу миңа бик кирәк иде. Менгән чакта нигә килгәнемә үкенгән чаклар да булды. Хәлсезләнеп тә алдым, чирләдем дә… Кемнәр бу көннәрдә минем белән булган, минем өчен җан аткан — барыгызга да ихластан рәхмәт! Үзеңне үзең җиңә алу — ул иң зур җиңү. Алга таба да зур җиңүләр көтсен! Әлеге вакытта сәхнәдән биегрәк бер җиргә дә күтәреләсе килми, — дип үз кичерешләрен яза Данир.

Бәйле