«Баламның әтисе — күршем…»

«Хәзер миңа нишләргә?»

«Ирем белән 6 яшьлек улыбызны тәрбиялибез. Яхшы гына яши идек кебек инде. Ике ел элек ирем Себер якларына эшкә чыгып китте. Икешәр ай эшләп кайтканы да бар. Хуҗалыкта ир кешегә эш бетми бит. Мин дә теге яки бу була калса, күршебезгә мөрәҗәгать итә башладым. Ул бик ачык кеше. Тәүдә дусларча гына кереп йөрсә, соңрак безнең мөнәсәбәтләр башка төрлегә әйләнде…

Шулай очрашып йөргәндә, үземнең авырлы икәнемне аңладым. Баланың әтисе — күршем. Моның турында күршемә әйткәч, ул баланы калдырырга үгетли башлады. Аңа 34 яшь, балалары юк. Белүемчә, хатыны озак вакыт инде дәвалана, әмма авырга уза алмый. Дөресен генә әйткәндә, нишләргә дә белмим. «Телисең икән, аерылышып, бергә яшиячәкбез. Гаиләңдә каласың икән, балага ярдәм итәчәкмен. Әмма аны калдыр, дип ялвара», — дип язган бүген социаль челтәрләрдә бер хатын.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-07-27/balamny-tise-k-rshem-2887629

Бәйле