Хәния апаның кызы Алсу: «Беренче елны томанда шикелле яшәдем»

-- Лейла

Яраткан җырчыбыз, легенда Хәния Фәрхинең гомере 2017 елның 27 июлендә өзелә. Бу караңгы көнне Хәния апаның кечкенә кызы Алсу да искә алып язды.

— Барысын да бүгенгедәй хәтерлим. Гади җәйге көн иде. Руслан ирем институтта, мин өйдә идем. Кәеф шәп, бер атнадан ялга диңгез буена барырга тиеш идек.

Иртән әнием белән сөйләштек. Ул 1-2 көнгә Казанга барам дип хәбәр итте, аннары минем яныма Уфага кайтырга иде. Без аның белән алдан ук планнар кордык, кинога, сәүдә үзәгенә барырга тиеш идек. Әнием белән шулай йөрергә яраттык, тәмле итеп кафеда да ашап чыга идек.

Ниндидер мәлдә миңа Фирүзә апа шалтырата һәм әнинең хәле авыр икәнен һәм хастаханәгә баруларын хәбәр итә. Мин берни дә аңламыйм! Әле бит яңа гына барысы да әйбәт иде!

Алия апам белән ватс-ап аркылы сөйләшә башладык. Район хастаханәсендә медицина артык көчле түгел… Уфага кадәр 250 км барасы… бик озак! Санавиация чакыртырга уйладык. Ул да бит тиз генә эшләнелә торган эш түгел. Моны уйлаган арада 15-20 минутлап вакыт узды. Шул вакыт миңа Фидаил шалтырата: «Алсу, Алсу!!! Үлде ахрысы! Үлде», — дип кычкырды да, телефонны куйды.

Ахрысы дигән сүзләре ниндидер өмет калдырды! Аннары кайнатама шалтыраттым: «Әти, дөресме бу?» дидем. Җавап бирмәде ул, озак итеп эндәшми торды. Шунда мин моның дөрес икәненә инандым.

Алия апама тавыш яздырып җибәрдем. Истерика башланды, кабаланам… нәрсә булганын аңламас дәрәҗәгә килдем. Русланга шалтыратам, аның телефоны алмый. Соңыннан старостасына чыгып, иремнең тизрәк өйгә кайтуын сорадым. Бу вакыт мәңге үтмәс шикелле тоелды…

Мин балконга чыгып акырдым… Коткарыгыз дип ачындым!.. Бер бүлмәдән икенчесенә йөгереп йөрдем…

Без тиз генә җыендык та Тәтешлегә кузгалдык. Әниемне Нефтекамс шәһәренә ярырга алып киткәннәр иде. Аны төн җиткәндә генә алып кайттылар. Әниемне күргәч тә әле, мин нәрсә булганын аңламадым. Төнне ул картый йортында үткәрде. Иртән исә Тәтешледән әниемне соңгы юлга озаттык.

Аннары Казаннан махсус автобус килде. Әниемне шунда алып киттеләр. Анда бертуган энесе, Салават абый һәм без бар идек.

Барып җиттек. Әтиемнең һәм Алия апаның гына басып торганын хәтерлим. Кеше искиткеч күп иде. Бик күп! Әниемне бер залга кертеп салдылар. Андагы кешенең санына исең-акылың китәрлек иде. Кеше килде, китте, еладылар…

Икенче көнне Камал театры бинасында хушлашу чарасы үтте. Әниемне Яңа татар зиратында җирләделәр.

Боларны ничек кичердемме? Чын әйтәм, белмим. Беренче елны томанда шикелле яшәдем. Бүгенгә хәтле әле нәрсә булганын аңлап бетермим.

Боларны 5 ел үткәч кенә сөйли алдым. Нәрсәгә икәнен белмим, шулай теләдем.

Әнием, бик яратам сине! Беркайчан да онытканым юк һәм онытмам да! — дип яза Алсу.

Хәния апаның рухы шат булсын! Догада калыйк!

Бәйле