Бер ир урамда яңа туган сабыйга тап булган

Омск өлкәсенең Солнечное бистәсендә бер ир урамда яңа туган сабыйга тап булып, нарасыйны шул тирәдәге бала тудыру йортына китереп биргән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре әлеге хәл буенча тикшерү оештырган.

Полиция хезмәткәрләре килгәндә, ир инде киткән булган. Хәзерге вакытта аны баланың ничек һәм кайдан табып алуын ачыклау өчен эзлиләр. Медиклар әйтүенчә, малай сау-сәламәт, хәле әйбәт. Якын араларда нарасый балалар хастаханәсенә күчереләчәк.

Моңа кадәр Красноярскида бер исерек ананың, кулындагы сабыен асфальтка төшереп җибәрүе, үзенең шунда йокыга китүе турында хәбәр ителгән иде.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/07/88271/

Бәйле