Фирдүс Тямаев: «Күрше абый кереп, чыбыркыны әтигә тоттырды да…»

30 июльдә Халыкара дуслар көне билгеләп үтелә. Фирдүс Тямаев сабый чакта дуслык ничек сыналган? Балачак дуслары белән бүген дә аралашамы алар?

Фирдүс Тямаев, Татарстанның атказанган артисты:

– Без бик шук идек. Бригадир Наил абыйдан качып, борчак басулар, әти-әнидән качып, су коенулар, күрше авылга барулар, үсә төшкәч, әтинең «матае»нда җилдерүләр… Ни  генә кыланмадык инде. 10 яшьләр булгандыр, күрше малае белән, мунча артына качып, тәмәке тартып карадык. Тегенең әтисе күрде бит моны, күршегә шунда ук чыбыркы эләкте. Өйгә кереп, нидер эшләп йөргән арада, күрше абый кереп, теге чыбыркыны әтигә тоттырды да, миңа да өлеш чыкты. Дустым Илфат белән «сәпид»тә күрше авылга су коенырга барган көн дә истә. Кайткан чакта яңгырга эләктек. Юлдан түгел, басудан кайта идек җитмәсә. Капка төбенә җиткәндә иртәнге өчләр булгандыр. Ул арада әниләр бөтен авылны аякка бастырган икән. Әтинең, чүмеч белән су сибә-сибә, «Су коенасың килдеме?» дигәннәре әле дә истә. Дуслык урамга урам каршы сугышканда, бер-беребезне яклаганда сыналгандыр ул. Балачак дусларым белән бүген дә аралашам, бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз. Сыналган, әмма сынмаган дуслык бит ул!

чыганак: https://vatantat.ru/2022/07/88305/

Бәйле