Ялларда Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

Шимбә, 30 июльдә, Татарстан җирлегендә +29 градуслы эссе һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшен дә булырга мөмкин.

Синоптиклар фаразларына караганда, Татарстанда төнлә һава температурасы +8..+13 градуска кадәр төшәчәк. 30 июльдә көндез һаваның максималь температурасы +24..+29 градус.

Казанда төнлә термометр баганалары +16..+18 градус билгесенә төшәчәк. Көндез һава +25..+27 градуска кадәр җылыначак.

чыганак: https://tnv.ru/tat/news/tatarstan/266057-yallar-bashynda-tatarstanda-esselek-kyska-vakytly-m-yashenle-ya-gyrlar-k-tel/

Бәйле