- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Җитди һәм озак авырудан соң 76 яшендә Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Феликс Пантюшин вафат булды. Бу хакта Качалов исемендәге театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Феликс Пантюшинның исеме Качалов театры тарихында, аны белгән һәм аның иҗатын яратучылар күңелендә мәңгегә сакланачак», – диелә хәбәрдә.
Феликс Михайлович Пантюшин 1945 елның 7 августында Казанда туа. 1970 елда ГИТИСның актерлык факультетын тәмамлый, шуннан соң Киров, Рига, Ленинград театрларында эшли.
1978 елда Качалов театрына килә һәм 35 елдан артык гомерен театр сәнгатенә багышлый. Шул еллар эчендә тамашачылар яратып өлгергән һәм һөнәри берләшмәләр югары бәяләнгән рус һәм дөнья драматургиясенең образларын иҗат итә.
Аның рольләре арасында Блэз (Клод Манье пьесасы), Астафьевның «Сна о белых горах» пьесасыннан Аким, Булгаковның «Мастер и Маргарита»сында Коровьев һәм «Роковые яйца» әсәрендә Рокк, Гогольнең «Ревизор»ында Шпекин, Островский «Банкрот»ында Рисположенский образлары бар.
чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-milli-kitapxanase-kulyazma-kitaplaryn-internetta-ukyp-bula-5858026