Казанның Горький паркындагы фонтанда 6 яшьлек малайның аяк бармаклары өзелгән [видео]

-- Лейла

Казанга Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск шәһәреннән гаиләсе белән ялга килгән малайның «җырлый торган фонтанда» аягындагы өч бармагы өзелгән. Өч бала да фонтаннарда уйный башлыйлар һәм кинәт кенә олысы ачыргаланып кычкырып җибәрә. 6 яшьлек малайның аяк бармаклары өзелә, табиблар исә ике бармакны тегеп куя алалар.

Әти-әни кеше фонтаннарны карап торучы компания белән элемтәгә керә. Алар фонтаннарны ремонтка япмыйбыз дип хәбәр итәләр һәм гаиләгә 30 мең сум акча бирәләр. Парклар дирекциясеннән исә малайга бушлай туңдырма һәм паркка чакыру билеты бирәбез дип вәгъдә итәләр.

– Баламның урта бармаклары җирдә тора иде инде. Мин ул кычкырып җибәрүгә аның янына бардым. Балам шок хәлендә иде, акырды, елады, сызланды… Ул нәрсә булганын аңламас дәрәҗәгә килде. Нәрсәгә аяк бармакларын тотып торганымны да, нигә дип аякларын күрсәтмәвемне дә аңламады. Мин исә үз кулларымда баламның аяк бармакларын тотып торганымны сизендем. 4 сәгать дигәндә аңа беренче операция ясадылар. Табиб исә 3 бармакны өлешчә кисеп атканнарын һәм бөтен бармакларга да энәләр тыгып калдырганнарын хәбәр итте.

Икенче көнне без фаҗига булган урыга чыктык. Анда бернинди дә куркынычсызлык чарасы күрелмәгән иде. Балалар фонтан буенда ничек йөгереп йөргәннәр – шулай йөриләр иде. Хокук саклаучылар да безгә 6 көн үткәч кенә сорау алырга дип килделәр. Фонтаннар уйнар өчен, ял итү өчен каралган инде дип әйттеләр, – ди 6 яшьлек сабыйның әтисе Владислав Ремизов.  

– Бу, әлбәттә, олы фаҗига. Баланың тизрәк тернәкләнүен теләп калабыз. Шәһәр алга таба да ярдәм итәргә әзер. Хәзер исә нәрсә булганын тикшерергә генә кала. Кызганыч, малай уйнаган җирдә күзәтү камералары нәрсә булган дигән сорауга җавап бирми, – дип хәбәр иткәннәр Казан мэриясеннән.

Тикшерүчеләр әлеге хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклый.

Бәйле