Иртән йокыдан уянганда кайбер билгеләр яман шеш турында сөйләргә мөмкин

-- Лейла

Канда рак авыруын ничек билгеләргә? Иртән йокыдан уянгандагы кайбер билгеләр яман шеш турында сөйләргә мөмкин. Аеруча лейкемия – канда рак авыруы иртәнге сәгатьләрдә үзен сиздерә, дип яза Медикфорум.

Сан-Францисконың Калифорния университеты сәламәтлек саклау факультеты табиблары, күпме йоклауга карамастан, иртән хәлсезләнеп уянуның хәтәр билге булып тору ихтималын әйткән. Лейкемияле кешедә, хәлсезлектән тыш, тән тиресенең төссез булуы, сәбәпсез күгәреп чыгуы, алҗыган кыяфәт, сулыш кысылу, казналык һәм борынның еш канавы, сәбәпсез ябыгу күзәтелергә мөмкин.

Мондый билгеләр күренсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Медиклар билгеләп үткәнчә, лейкемия еш кына организмны бик тиз эштән чыгаруга китерердәй миелобластный лейкозга әйләнә. Гадәттә бу 50 яшьтән өлкәнрәкләрдә күзәтелә. Чир тәмәке тартучыларда ешрак барлыкка килә. Тәмәке төтенендәге бензол шуңа этәргеч бирә.

Бәйле