Аранжировка ясау остасы, композитор, шактый хитлар авторы Илдус Дәүләнов белән сөйләшеп алдык. Көн дә бер җыр иҗат итү – мөмкин хәлме? Заманча татар җырларының берсе икенчесенә охшавының сәбәбе нидә? Аранжировка ясаучылар арасында көндәшлек бармы? Без әнә шулар турында сөйләштек.
– Ни хәл?
– Хәлләр яхшы. Ашауга карап инде (көлә). Әллә нинди зур яңалыкларым бар дип әйтә алмыйм. Эшлибез, көн-төн иҗат итәбез.
– Музыка, аранжировкалар белән кайчан кызыксына башладыгыз?
– Мәктәптә укыган чакта, кирәкле көйне синтезаторда уйнап, дискка яздырып сата идем мин. Нота белү юк, тыңлап кына инде. Туңдырмалык акча булгач, мәктәп баласына тагын нәрсә кирәк? Шуннан бирле синтезатор кулымнан төшмәде. Студент чакта безгә «Музыкада компьютер технологияләре» дигән фән керде. Менә шунда башланды инде… Туган районымдагы мәдәният йортында, соңыннан Башкорт драма театрында эшләгәндә дә, төп эшем белән бергә, кечкенә генә тавыш яздыру студиям бар иде. Заказлар арткач, эштән китеп, студиядә генә калдым. «Сарафан радиосы»ннан ишетеп, танылган артистлар килә башлады. Шуннан Казан җырчыларына да барып җитте бу. Җыр яздырам, дип, Уфага тикле килүчеләр берзаман бик артты. Казанга әйдәкләүчеләр дә булды. Аннан соң Уфада бәяләр дә түбәнрәк бит. Шулай итеп, 2019 елда гаиләм белән Казанга күчендек.
«Илсөя килсә, бер көндә эшен бетереп кайтып китә инде…»
– Студиядән чыкмыйсыз да кебек. Илһам һәм көчне кайлардан алып бетерәсез?
– Илһам дип… Аның килгәнен көтеп ятсаң, җырчылар чыгып кача бит. Заманы шундый бүген: агымга иярәм дисәң, җырларны берсе артыннан берсен язып, яздырып кына торырга кирәк. Җырчыларга да, телгә меним, популяр булыйм, дисәләр, яңа җырларны элеккеге кебек елга бер генә түгел, ай саен тәкъдим итеп торырга туры килә. Бу күренешнең уңай яклары да, тискәре яклары да бар. Иҗатчылар гел нидер эшли, кыймылдый, эзләнә, бер-берсе белән ярыша һәм бу аларны тонуста тота. Монысы яхшы инде. Тик тыңлаучылар яңа җырны тулысынча кабул итәргә, күңеленә кертергә өлгерми, тагын яңасы чыга. Шуңа да кайбер хит булырга тиешле җырлар игътибардан читтә кала.
– Мондый тизлектә сезгә эзләнергә вакыт каламы соң?
– Җырчылар үземчә эшләргә ирек бирсәләр, эзләнәм, яңа, моңарчы ишетелмәгән стильләрдә эшлим. Ә кайбер җырчылар ничек, ни рәвешле кирәген үзләре аңлата. «Әнә бу җырчыга эшләгәнсең бит, миңа да шундыйрак кирәк», – диючеләр дә бар. Шуңа күрә кайбер чакта җырлар охшаш та була. Безнең җырчылар күбрәк бер-берсен тыңлый бит. Башны бераз читкә дә борырга кирәк инде, яңача эшләргә. Шулай булганда гына үсеш була.
– Җырларны ничә көндә язасыз?
– Бертуктамый эшләгәндә, ике көндә әзер була. Бер көн эчендә язган чаклар да булгалый. Өч көнгә өч җыр язган да бар. Әле ул чакта Уфада идем мин, Илсөя Бәдретдинова шалтырата. Өч җырым бар, бергә эшләп карыйк әле, дип. Беренче көнне «Юри генә» җырын яздырттык. Шул арада баянчы табып, баян тавышын да өстәп җибәрдек, гитара да кушылды. Икенче көнне көйсез җыр алып килде бу миңа. Кара-каршы утырып, көен яздык. «Син үзеңне бел, яме» җыры иде ул. Булды анысы да. Ике көнгә – ике әзер җыр менә. Өченче көнне тагын коры текст күтәреп килгән. «Тиз язасың бит инде син», – ди, ышана миңа шулкадәр. Ә бит ул чакта беренче тапкыр гына эшләвебез иде. Урал Солтанов белән күршеләр идек без, аның янына чәй эчәргә кергән җирдән өченче җырга да көй табып алып чыктык. Аның әзер көйләре булган икән. «Кеше төсле булмады» җыры шулайрак иҗат ителде. Шуннан бирле шушы тизлекне саклыйбыз дияргә була. Илсөя килсә, бер көндә эшен бетереп кайтып китә инде.
Ә рус, чит ил эстрадасында бу – табигый хәл. Аларның тизлегенә шаккатарлык.
– Бу темпка безнең башка композиторлар, аранжировка ясаучылар иярә аламы соң?
– Алар миңа аптырый инде. «Әллә көненә бер җыр эшлисең инде?» – диләр (көлә). «Була инде», – дигән булам. Аларны айга бер җыр язу канәгатьләндерә. Ай буе нишләп бетәргә кирәк? Бөтен нечкәлекләрен исәпкә алып эшләгән очракта да, җырың берәүгә дә кирәк булмаска мөмкин. Йә халыкка ошый, йә юк. Әлбәттә, җырның эченә кереп бетеп, һәр нотасын аңлап тыңлаучылар да бар. Ләкин тыңлаучыларның 90 процентына ул яклары мөһим түгел.
– Ә хитлар язуның сере нидә икән?
– Мәңгелек сорау инде бу. Алдан белеп булмый. Хит була бу, дигәндә дә, ул ишетелми калырга мөмкин. Һәм киресенчә. Бүген бит җырның халык арасына ничек таратылуы, моның өчен күпме акча тотылуы да роль уйный. Ләкин, кагыйдә буларак, акча белән «сеңдерелгән» җырлар бик тиз онытыла.
«Үзеңне тыңлап йөрсәң, үсеш турында уйлама да инде»
– Җырчылар күп, дидегез. Сезгә килүчеләр дә шактыйдыр.
– Күп шул, әйе. Мин инде бер үк җырчылар белән эшләргә тырышам. Яңа җырчының нинди икәнен белмисең бит. Телевизордан караганда, алар барысы да җырлый. Холыкларын да чамалап булмый. Шундый парадокс бар безнең өлкәдә: җырчы никадәр танылган булса, шулкадәр гади. Тәҗрибәле җырчы үзенә нәрсә кирәген дә төгәл белә.
– Үзегез дә әйттегез, халык та шулай ди: җырлар берсе икенчесенә бик охшаш. Ялгышмасам, сезгә дә бу җәһәттән тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килә.
– Әйе. Юридик ачыклауга кадәр үк барып җиткәнем булмаса да, плагиатта гаепләүчеләр очрый. Ләкин минем аңа белемем җитәрлек. Нәрсә соң ул плагиат? Ике җырда рәттән бара торган җиде нота бер төрле булган очракта гына плагиат була ул. Җиденең алтысы бер төрле, берсе башка нота булса, инде гаепләп булмый.
– Сез үзегез язган җырларны тыңлыйсызмы?
– Юк. Үзеңне тыңлап йөрсәң, үсеш турында уйлама да инде. Эзләнүдә булырга кирәк. Хаталарымны табып, төзәтер өчен тыңласам гына. Мин җырчыларга да шулай эшләргә киңәш итәм.
«Башка берәү булса, күптән китә иде инде…»
– Гаиләдә Илдус Дәүләнов нинди ул? Гомумән, шәхси тормышка вакыт табып буламы?
– Тырышам. Еллар узган саен кыйммәтләр үзгәрә икән ул. Студия белән өй арасында сайлау мөмкинлеге булганда, икенчесен сайлыйм. Балаларым белән вакытны күбрәк уздырырга тырышам. Аларның бит әтиләре булырга тиеш.
– Ә нинди әти сез?
– Холкым буенча – холерик, йолдызлыгым буенча Кучкар булгач, кырыс әти мин. Үземнең әти дә шундый иде.
– Тормыш иптәшегез бик сабырдыр сезнең?
– Әйе, бик сабыр, аңлаучан ул. Башка берәү булса, күптән китә иде инде.
Блиц-сораштыру
- Сез иҗаттан тыш та җырчылар белән дусмы?
Кайберләре белән дус.
- Композиторлар, аранжировка ясаучылар арасында көндәшлек бармы?
Белмим, дөресен генә әйткәндә. Үзем өчен генә әйтә алам: берәү белән дә ярышмыйм. Үземчә эшлим. Башкаларны күзәтергә вакыт та юк. Диванда кырын ятканда карап, тикшереп ятсаң гына инде.
- Ничек ял итәсез?
Тынычлыкта, үз уйларым белән генә калып. Гаиләм белән.
- Тормыш девизыгыз?
Армиядә безгә: «Яхшы итеп эшләсәң, әҗерен дә күрерсең», – дип әйтәләр иде. Шул принцип буенча яшим.
- Сез хыялыймы?
Мин күбрәк реалисттыр.
- Алай да, берәр зур хыялыгыз бармы?
Балаларым яхшы кеше булсыннар иде. Гомумән, бар да яхшы булуын телим.
Лилия Гыймазова, "Ватаным Татарстан"