- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Башкортстанда Юрий Шатуновка һәйкәл куелмаячак. Ә менә ак розалардан аллея…
Бу хакта Күмертау мэры Олег Фроловтан билгеле булды, дип яза «Аргументы и факты». Әмма һәйкәл урынына музыкантның төп хиты хөрмәтенә роза аллеясе булдыру карары кабул ителгән.
– Һәйкәл куюдан шәһәр Советында фикер алышу нәтиҗәләре буенча баш тартырга карар кылынды. Шулай ук ул безнең шәһәр кешесе булмаган һәм хәтта беркайчан да бирегә килмәгән. Әмма ак роза аллеясе булдырылачак, – дигән Фролов басмага.
Бүгенге көндә урындагы хакимиятләр аллея өчен яраклы урын сайлый, ә аны киләсе елда ачарга планлаштыралар.
Исегезгә төшерәбез, Юрий Шатунов 2022 елның 23 июнендә 48 яшендә вафат булды. Музыкант Күмертауда туган һәм биредә балачагын үткәргән.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2022-08-02/shatunovka-yk-l-kuelmayachak-2895288