Айгөл Бәриева ире Линарны төшендә күргән: «Елый-елый уяндым»

Танылган җырчы Айгөл Бәриева ире Линарны төшендә күргән. Бу хакта ул үзенең телеграм каналында яза.

Исегезгә төшерәбез, Айгөл гаиләсендә югалту кинәт кенә булды. Аның ире Линар төнлә бакыйлыкка күчте.

«Линар төшкә ак күлмәк һәм ак чалбар киеп кергән. «Без балалар белән табын артында утыра идек. Кинәт коридорда син пәйда булдың. Елмаясың.. Линар дип кычкырып сине кочаклап алдым. Каты кочаклыйм һәм китмәвеңне ялварам.

Син минем белән салмак кына биисең, елмая-елмая колагыма “Бар да яхшы! Кирәк! Китәргә кирәк! Мин анда шундый шәп идея уйладым” дип пышылдыйсың. Мин елый-елый уянып киттем.

Аллаһыма шөкер, күрдем! Бәхетлене күрдем. Рәхәт аңа анда. Күрдем. Үз күзләрем белән күрдем, ачык итеп. Урыны оҗмахта булсын, Рухы шат булсын. Күргән төшләрем яхшыга, шатлыкка булсын, йә Раббым, Әмин”, — дип язган җырчы.

чыганак: https://tnv.ru/tat/news/show-business/267134-ayg-l-b-rieva-ire-linarny-t-shend-k-rg-n-elyy-elyy-uyandym/

Бәйле