32 яшьлек хатын кызының үлеме турында йортларының WhatsApp чатыннан белгән

-- Лейла

Хатын ашарга әзерләгән вакытта баласы егылганны күрми калган.

Щелковта 32 яшьлек хатын-кыз йортларының WhatsApp чатында ике яшьлек кызының үлеме турында белә. Хатын 2 һәм 6 яшьлек ике кызын мультфильм карарга калдырып, ә үзе кухняга ашарга әзерләргә чыккан була.

Плитә янында булганда, күршеләре мессенджерда бер баланың егеылып төшүе турында хәбәр итеп, шау-шу күтәргән. Ул балаларын карау өчен бүлмәгә йөгереп керә һәм егылып төшкән кызның үзенеке булуын аңлап ала.

Ул тәрәзәдән караганда коткаручылар килеп җиткән, ә бала инде үлгән булган.

"Ватаным Татарстан"

Бәйле