Алинә Зарипова: “Әле ярый әти белән әни өйдә булмаган”

-- Лейла

Арча районының Наласа авылында көпә-көндез янгын була. Ул вакытта йорт хуҗалары бакчада су сибеп йөри. Ут әллә каян гына килеп чыга. Зариповларның башта сарайлары яна башлый. Аннары ул йортка күчә. Айрат абый да, Резедә апа да янган өйләренә керә алмыйлар. Бөтен җирне төтен чолгап алган була.

– Әле ярый, әти белән әни исән-сау. Өйдә булган чаклары булса, нишләр идең? Атна ахырында гына кайттык без. Бәби чәе уздырып килдек. Тиздән иремнең әбисенең ел ашы җитә иде. Шуңа күрә өстәлне дә җыймадык, әзер килеш калдырдык. Тик әбинең бер елын өебездә уздырырга язмаган икән, – ди киленнәре Алинә.
Йорт бик тиз яна. Алинә әлегә утның төгәл генә ни сәбәпле чыкканын әйтә алмыйм, ди.
Шунысы сөендерә, Айрат абый белән Резедә апа янган йорттан документларын табып алып чыга. Бәхеткә, аларга ут тимәгән. Әлегә Зариповлар каршы яктагы күршеләренең өендә яшәп тора. Әмма ничек тә үз нигезләрендә йорт торгызырга исәплиләр. Шуңа да аларга ярдәм кирәк.

Булышырга теләүчеләр өчен акча күчерү өчен Алинә Ринат кызы Зарипова исемендәге исәп-хисап счеты: 40817810262002911937. Саклык банкы картасы 89050261930 номерына беркетелгән. Акча күчерергә дә ниндидер смслар язмавыгыз сорала.

Гөлгенә ШИҺАПОВА, «Ватаным Татарстан».

Бәйле