Ришат Төхвәтуллин җылы якларда кем белән ял итә?

Туган авылы Карамалы-Гобәйдә зур «Җәйге кичләр» концертын уздырганнан соң җырчы Ришат Төхвәтуллин диңгез буена ял итәргә киткән.

Җырчы сторисларына кунакханә тәрәзәсеннән төшерелгән матур фотография урнаштыра.

Ришатның сторисларыннан соң озак та үтмәстән җырчы Алия Карачуринаның да социаль челтәрдәге сәхифәсендә кояшлы яклардан фото пәйда булган.

Җырчылар, һәрвакыттагыча, интриганы саклап, кайсы илдә ял иткәннәрен хәбәр итмәгән.

Ничек уйлыйсыз, бу очраклы туры килүме, әллә инде Ришат белән Алия бергәләп ял итәме?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-08-06/aliya-bel-nme-t-gelme-2900268
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий