Куркыныч фаҗига: 5 яшьлек бала һәлак булган

Яшел Үзәндә 5 августта кичке җидедә Ленин урамында «Лада Ларгус» маркалы җиңел машина 5 яшьлек баланы бәрдерә, ул юл самокатта була. Сабый шунда ук һәлак булган.

Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, фаҗиганең барлык шартлары билгеләнә. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/88932/

Бәйле