Оныкларын базга ябып тоткан

Зианчура районында яшәүче бер ханымны 8 һәм 10 яшьлек оныкларын мәсхәрәләгән өчен хөкем итәчәкләр.

Бу хакта республика Башкортстан Прокуратурасында хәбәр иттеләр.

Малайлар аның карамагында булган. Быел гыйнвар-июнь айларында хатын аларны кыйный, алкоголь эчә, аш-судан мәхрүм итә, эшләргә мәҗбүр итә, вакыт-вакыт базга ябып тота, шулай ук пычрак шартларда яшәтә.

Балаларны хәзер социаль учреждениегә алганнар, ә хатынга суд булачак. Ул үз гаебен тулысынча таныган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-08-04/onyklaryn-bazga-yabyp-totkan-2898037
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий