Чаллыда бер ир урамда ике яшьлек баласын югалткан

Чаллыда кичен ике яшьлек малай әтисе белән урамда йөргәндә юк булган. Росгвардиячеләр, сабыйны табып, әтисенә тапшырган.

Биредә яшәүчеләр малайның үзен генә йөрүен күреп алганнар. Әле бик нәни булуы сәбәпле, сабый әти-әнисенең кайда икәнен аңлата алмаган. Полиция патруле килгәндә, ул башка балалар һәм аларның әниләре белән балалар мәйданчыгында уйнап йөргән.

“Яшь аналар, малайның ялгыз гына уйнавын күреп, югалгандыр, дип уйлаганнар һәм полиция бүлегенә шалтыратканнар, – дип аңлатып үтелгән Росгвардиянең Татарстандагы идарәсендә. – Яшь ханымнар сабыйны моңа кадәр күргәннәре булмавын әйткәннәр. Росгвардиячеләр шундук сабыйның әти-әнисен эзләүгә керешкәннәр. Куркудан ни эшләргә белмәгән ата кешене күрше ишегалдында тапканнар.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/88979/

Бәйле