Илсөя Бәдретдинова күптәнге хыялын тормышка ашырган

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова күптәнге хыялын чынга ашырган. Җырчы яңа фильм съемкаларында катнашкан.

«Киләчәктә зуррак рольгә өметләнеп калам», дип язган җырчы. Илсөя роле турында тулырак берни дә язмаган. Аның кемне уйнаганлыгы да билгесез.

Бүгенге көннәрдә Казанда Миләүшә Айтуганова җитәкчелегендә Әмирхан Еники әсәрләре буенча «823 километр» дип исемләнгән нәфис фильм төшерелә.

чыганак: https://tnv.ru/tat/news/show-business/267377-ils-ya-b-dretdinova-k-pt-nge-khyyalyn-tormyshka-ashyrgan/
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий