Авыл тарихын барлаганда, туган җиргә ныграк берегәсең кебек. Шулай булмый хәл дә юк: күпме авылдашларыңның язмышы күз алдына килеп баса бит. Үткәннәрне бүгенге белән бер челтәргә үрергә тырышасың. Нәсел җепләре өзелмәсен иде, дип хыялланасың. Кемне генә тыңласаң да, бер гаиләнең бөтен илдә, дөньяда булган вакыйгаларны үз эченә алганлыгына гаҗәпләнәсең.
Бервакыт шулай төш күреп ятам. Күз алдымда күршедәге Хәйрикамал апа белән Нурулла абыйлар арасында бер йорт пәйда була. Элегрәк замандагы кебек. Кешеләре дә бар. Ишегалдында тыз-быз йөрешәләр, әмма таныш йөзләр юк. Бу хакта шул йортларга каршы якта яшәгән Рәфхәт абый Фазлыевка сөйләгән идем. Шаккатты. Баксаң, бу ике йорт арасында аның әнисе Рәмзия апа туып-үскән нигез икән. Әнисе, шул урында йорт салып, берәр улын башка чыгарырбыз дип хыялланган да булган. Әмма заманында колхоз рәисе булып эшләгән Нурулла абый яңа йортын алар биләмәсенә кертеп салган. «Әнием моңа бик борчылып йөрде. Әмма «халык дошманы» кызы булгач, каршы сүз әйтә алмагандыр, күрәсең. Ә Нурулла абый үләр алдыннан, урынга яткач, әнине чакырып, бәхиллеген сорады», – дип искә алды Рәфхәт абый.
Бүген Фазлыевлар нигезендә Рәфхәт абыйның энесе Фирдәвес яши. Бай тарихлы нәсел бу. Шәҗәрә дә төзегәннәр. Кайчандыр әти-әнисе дә, әби-бабайлары да нәсел җепләре өзелмәсен, сакланып калсын өчен бик нык тырышканнар, күрәсең. Рәфхәт абый сөйләгәннәрдән шулай сизелә.
Фазлыйулла бабай нәселе
– Безнең фамилия Гафиятулла бабайның әтисе Фазлыйуллага бәйле. Әти сөйләвенчә, аның бабасы Әмирҗан бабай, 1790 елны урыс-төрек сугышында булып, Суворов җитәкчелегендә Измаил крепостен алуда катнашкан. Кыюлыгы өчен көмеш медаль белән бүләкләнгән. Ат җигеп, һәр ай Чабаксар губернасындагы Чуел (Цивильск) өязенә медаль өчен пособиегә йөри торган булган. Фазлыйулла бабамның Әдиятулла исемле туганы була. Аның ике улы – Әхмәдулла белән Зиннәтулланы авылда хәтерләүчеләр күп әле. Алар барысы да вак сәүдә эше белән шөгыльләнгәннәр. Зиннәтулла бабайның кече улы Фәйзрахман абый сөйләвенчә, инкыйлабка кадәр Зиннәтулла бабай патша армиясендә хезмәт иткәндә, Россия белән Германия сугышында камалышта кала һәм әсирлеккә төшә. Аларны Австрия шахтасына җибәрәләр. Бик начар ашаттылар, дип сөйләве истә калган. Әсирләрне аерым хуҗалыкларга эшкә җибәрәләр. Зиннәтулла бабай бер офицер гаиләсенә эләгә. Монда ул үз кешегә әйләнә: бер өстәл янында утырып ашыйлар, бирелгән эшләрне дә төгәл үти. Хәтта бер кызга өйләндереп тә куялар, кызлары туа. Өч ел узып китә. Көннәрдән беркөнне бабайга сугышның тәмамлануын, Россиядә инкыйлаб булуын һәм аның азат икәнлеген әйтәләр. Зиннәтулла бабай туган җиргә кайтып килү теләген белдерә. Ул, авылга кайткач, гаиләсе белән элемтәсен югалта, чөнки элеккеге әсирләр белән НКВД хезмәткәрләре кызыксына башлый. Күп тә үтми, Зиннәтулла бабайны Норлат бае кызы Вәсимә апага өйләндерәләр. Кызның әти-әнисе гаиләсе белән чит илгә чыгып кача.
Зиннәтулла бабайның олы улы Габдулла белән дә кызык хәлләр була. Бөек Ватан сугышы вакытында Псков тирәсендәге сазлыклардагы тар кичүдән штрафникларны чыгарганда, машина белән каршыга маршал Константин Рокоссовский килеп чыга. Ул Габдулла абыйны сазлыкка бәреп төшерә, ә штрафниклар үзләре сикерәләр. Чөнки боерык буенча, кичүдән техника гына чыгарга тиеш була.
Зиннәтулла бабайның туганы Әхмәдулла Себердә сәүдә эшләрендә йөргәндә, аклар кулына эләгә һәм аңа алар армиясендә хезмәт итәргә туры килә. Җаен туры китереп, аклардан кача да авылга кайта. Әхмәдулла бабай озак еллар Айдар авылының умарталыгында эшләде. «Норлат районының иң яхшы умартачысы» дигән белешмәсе дә бар иде.
Гафиятулла бабамның өч улы булган. Әтием Тәлгатулла, энеләре Әсәдулла белән Фәүгатулла. 18 яше тулгач, 1942 елның март аенда әтине Ерак Көнчыгышка армия сафларына алалар. Июнь ахырында ул хезмәт иткән частьны, җиде эшелонга төяп, Сталинград фронтына алып киләләр, 611 нче укчы полкка кушалар. Әтиләргә бер биеклекне алырга әмер бирелә. Кинәт минометлар ата башлый, ә һавада немец самолетлары пәйда була. Солдатларның саны күзгә карап кими. Шуышып барганда, әтинең уң кулына пуля эләгә. Кан күп китүдән ул аңын югалта. Новосибирскидагы госпитальдә дәваланып, 1943 елның февраль аенда авылга кайта. Башта колхоз умарталыгында эшли, аннан тавык фермасы мөдире итеп куялар.
Сабир бабай нәселе
Әнием Рәмзиянең тамырлары да бик тирән. Яшь гаилә ата йортында яши. Рәмзия, Мөзәкирә, Нурҗиһан, Фәүзия исемле кызлар янына Габдрахман исемле бер ул туа. Бу гаиләдә зур шатлык була, чөнки ул вакытта ир балага җир биргәннәр. Бабайлар бик тырышып эшлиләр, ныклап аякка басалар. Яңа икътисад сәясәте программасы кабул ителгәч, яңа йорт җиткезәләр, кечкенә генә кибет ачып җибәрәләр. Эш атлары санын арттыралар. Чабыш атлары тәрбиялиләр. Бераздан җил тегермәне төзиләр. Ул авыл халкына 1960 нчы елларга кадәр хезмәт итте әле. Үзән артында бабайларның мунчала күле дә була.
Сабир белән Галимҗан бабаларым үз көчләре белән хәләл мал тапкан урта хәлле крестьян була. Әмма 1930 елны, колхозлар оештырганда, бабайларны кулак дип таныйлар. Ак йортны, амбарларны, конюшняны, тегермәнне колхоз милке итәләр. Ә йорт җиһазларын халыкка өләшәләр. Аларны башта Казан төрмәсендә тоталар, шуннан соң Новосибирск өлкәсенә, бер авылга мәҗбүри эшкә җибәрәләр. Сабир бабай сөргеннән кайткач, озак яши алмый, бакыйлыкка күчә. Ә Галимҗан бабай сугыш елларында Екатеринбург шәһәрендәге химия заводында эшләгәндә каты авырып үлә.
Нигез
Әтием без туып-үскән йортны элекке хуҗасы Таҗиев Шиһап абыйдан сатып алган. Бу нигездә без сигез бала үстек: Рәфхәт, Фәрхәт, Рөстәм, Ризәлә, Сөләйман, Фирдәвес, Нәзилә һәм Гөлинә. Шөкер, барыбыз да гаиләле, балалар үстердек. Хәзер инде оныклар белән мәш киләбез. Төп нигездә яшәүче энебез Фирдәвес, әти-әни эшен дәвам итеп, умарта асрый. Кулы да эшкә ятып тора. Улы Фәнис белән кайчандыр әтием эшләгән тавык фермасы янындагы Әркә чишмәсен карап, буралап куйдылар. Бергә җыелганда, бабайлар калдырган эзләр турында еш сөйләшәбез. Әнинең кечкенә сеңлесе Фәүзия апа да, йорт сатып алып, авылга кайтып урнашкан иде. Фаҗигагә тарып, бакыйлыкка китеп барды. Исән чагында кызы Флюра белән Үзән кизләвен (бабайның тегермәне булгач, аны Сабир кизләве дип тә йөрткәннәр) чишмәне чистарттырып, бик матур өскорма да куйдырганнар иде. Юныс мулладан дога да укыттылар. Эшлисе эшләр күп әле. Бабаларыбызның көчле рухлы, нык булганнарына сөенеп яшибез. Мондый халәт безгә яшәргә дә, эшләргә дә көч бирә.
Фәния Әхмәтҗанова, «Ватаным Татарстан»