Салават, Гүзәл, Фирдүс… Грей тагын кемнәр белән чәкәләште?

Радик Юлъякшин шушы артистлар турында социаль челтәрләрдә язган.

Башкортстан җырчысы Элвин Грей Салават Фәтхетдинов белән Гүзәл Уразова алдында гафу үтенде. Моны Радик Юлъякшин үзенең шау-шулы хушлашу юлламасында эшләде, анда ул, милли эстраданы ташлап, Мәскәүгә күченүен белдерде.

— Вакыт-вакыт матбугатта сөйләгән сүзләрем өчен, милли эстрада персоналияләре буенча борчуым өчен гафу итегез, аерым алганда, Салават абый, Гүзәл, Фирдүс, — дип язган артист.

Исегезгә төшерәбез, Уразова белән Юлъякшин арасындагы конфликт көз көне «Красивая и хороший» хитына авторлык хокуклары аркасында кабынып китте. Грейның продюсеры Александр Слюсаренко сүзләренчә, артистлар дуэт композициясен җырларга килешкән, шулай ук концертларда ялгыз да башкара алганнар. Әмма соңрак ачыкланганча, бу хит Эльвира Сафина һәм Гүзәл Уразова исеменә Русия авторлык берләшмәсендә теркәлгән. «Коллегалар, сез нәрсә эшлисез соң?» — дип ачуланды ул чакта Элвин Грей. Соңрак низаг бетте.

Салават Фәтхетдинов белән конфликт Салаватның, Юлъякшин җырлый белми, дигәненнән соң башланды. Радик, үз чиратында, Фәтхетдиновка Уфа һәм Казан концертларында фанатлар саны белән көч сынарга тәкъдим итте. 2,5 ел үткәч, бу конфликт та юкка чыкты.

Фирдүс Тямаев һәм Радик Юлъякшин узган елның март ахырыннан, Фирдүснең Кыргыз-Миякә авылы Мәдәният сараендагы концерты өзелгәч, дошманлаштылар. Фирдүс Тямаев анда оештыручыларны тәнкыйтьләде, ә аннары Мәдәният сараена матди зыянны кайтаруны таләп итеп, судка бирде. Моңа җавап итеп, Юлъякшин Тямаевны социаль челтәрләрдә тәнкыйтьләде. Шуннан соң Фирдүс, Радик үзенең сүзләре белән аның намуслы исемен каралтты, дип белдерде, һәм оппонентка каршы полициягә гариза язды, җинаять эше ачуны таләп итте. Бу конфликт тугыз ай дәвам итте…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-08-15/salavat-g-z-l-fird-s-grey-tagyn-kemn-r-bel-n-ch-k-l-shte-2909608

Бәйле