Ольга Бузова юкка чыккан…

Интернет челтәрендә, җырчы Сочида тауга меңгәндә хәбәрсез югалган, дигән хәбәрләр дә йөри.

Ольга Бузова ялда югалган һәм ике тәүлек буе элемтәгә чыкмый. Көн дәвамында аның социаль челтәрләрендә тынлык, гадәти сторислар һәм фотопостлар юк. «СтарХит» басмасы нәрсә булганын ачыкларга омтыла.

36 яшьлек Ольга Бузова ике көн элек Интернет челтәрендә видео бастырган булган. Җырчы булачак мини-сәяхәт турында сөенә-сөенә сөйли һәм бәхетле күренә. Тик соңыннан аның белән элемтә кинәт өзелә.

«СтарХит» басмасы Ольга Бузова белән элемтәгә керергә маташса да, аның телефоннары һәм социаль челтәрләре дәшми. Ә бит ул һәрвакыт тиз җавап биргән булган. Бу хәлне аның пиар-менеджеры Антон Богославский да аңлатып бирә алмады.

«Без Ольганың кайда икәнен белмибез, аның командасы бик дулкынлана. Әлегә нәрсә булганын ачыкларга тырышабыз», — диде Антон.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-08-15/olga-buzova-yukka-chykkan-2910162

Бәйле