Борис Корчевников бөтенләй ишетми башлаган, диләр…

«Кеше язмышы» программасын алып баручының сәламәтлеге белән проблемалары турында күптән билгеле иде, әмма аның бөтенләй ишетми башлавы күп кешене шаккатырган. Борис савыга аламы икән?

Телеканаллар яңа сезон стартына әзерләнә — сентябрьдә эфирга берничә ток-шоу һәм күңел ачу программалары әйләнеп кайта ала. «Россия 1″дә «Кеше язмышы» тапшыруын тергезергә уйлаганнар. Ул берничә ай чыкмый торды.

Күптән түгел 40 яшен билгеләп үткән алып баручы, элеккечә үк, ишетүгә бәйле проблемалар аркасында җәфа чигә, әмма бу эш процессына комачауламасын өчен бөтен көчен сала. Хәзер Бориска кунаклар һәм коллегалары белән тәнәфесләрдә тулыканлы аралашырга ишетү аппараты гына түгел, кесә телефонындагы махсус кушымта да ярдәм итә.

«Кеше язмышы» тапшыруында катнашучылар фикеренчә, Борис күптән инде ишетми башлаган. Шулай ук, Интернетта таралган мәгълүматлар буенча, ул үзенең авыруыннан савыга алмаячак. Шуңа күрә тапшыруның продюсерлары яңа алып баручы эзләргә уйлый башлаган, диләр.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-08-16/boris-korchevnikov-b-tenl-y-ishetmi-bashlagan-dil-r-2911303

Бәйле