Рөстәм Нәбиев хөкем карары белән килешәме?

Омскида казарма җимерелгәндә зыян күргән десантчы, блогер Рөстәм Нәбиев  суд карарына фикере турында белдерде. 

Аның фикеренчә, ул артык йомшак, чөнки анда 18-24 яшьлек, әле «тормыш күрмәгән» 24 кеше һәлак булган.
«Хөкем карары шулкадәр күп кешеләрнең җанын кыючылар өчен артык йомшак», — дип саный Нәбиев. Аның фикеренчә, хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән кешеләр исемлеге тулы түгел. Җаваплылыкка казарма төзелешенә салкын караган кешеләрне күбрәк җәлеп итәргә тиешләр иде. Һәм сүз бөтенләй башка сроклар турында барырга тиеш.

«Миңа монда хәтта үземне инвалид ясаулары ул кадәр үкенечле түгел. Мин исән, минем гаиләм бар, мин бәхетле. Ә бердәнбер улларын югалткан аналарга ни әйтергә?» — ди Рөстәм Нәбиев.

Элегрәк җиде елдан соң Омскида казарма җимерелү турындагы эш буенча гаеплеләргә хөкем карары чыгарылуы турында хәбәр иткән идек. Хөкем ителүчеләр эскәмиясенә 11 кеше эләккән. Алар 5 елдан 10 елга кадәр катгый режимлы колониягә төрле сроклар алды.

Әлеге фаҗигадә Башкортстаннан биш егет һәлак булды.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-08-18/r-st-m-n-biev-h-kem-karary-bel-n-kilesh-me-2913681

Бәйле