Татарстанда бер ир-ат, акчаны күп тотканы өчен, сөяркәсен буып үтергән

Татарстанда бер ир-ат, акчаны күп тотканы өчен, сөяркәсен буып үтергән.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, 21 июньдә Әлмәт районы Зәй-Чишмә авылы янындагы фермада 53 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Экспертиза нәтиҗәсендә аның буып үтерелгәнлеге билгеләнгән.

Җинаять эзләре буенча әлеге хатын-кыз белән бергә яшәгән 46 яшьлек ир-ат тоткарланган. Ул хатынны үтерүен таныган. Тикшерүчеләр ачыклаганча, ир салган баштан, янәсе, кирәкмәгәнгә бик күп акча тотасың, дип, сөяркәсен буа башлаган. Тегесе аңын җуйгач, эшкә киткән. Кайткач, аның үлүен аңлаган.

Тикшерү шушы араларда ирне сак астына алу турында судка үтенечнамә белән мөрәҗәгать итәчәк. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/89746/

Бәйле