«Әнвәр үзгәрде, эреләнде…»

Әллә чыннан да шулаймы?

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев социаль челтәрләрдә бик актив. Аңа язучылар яраткан җырчыларын кайда гына күрми!

Шушы көннәрдә алар ачык һавадагы кичке концерт шаһитлары булды. Дөресрәге, аның тәмамланган өлешенең. Анда Әнвәр тамашачы белән бергә «Их, тала, тала» җырын башкара.

«Яңавыл якларында Таш-Елга тюбинг-паркында кыздырдык… Әпәт халыкны җырлата, үзе җырламый, Әнвәр үзгәрде, эреләнде, дияр инде кайберәүләр… Бу концерт беткәч, азактан рәхәтләнеп бергә җырладык. Сез ничек уйлыйсыз, языгыз әле?» – дип, концерт барышында халыкны җырлатуга карата фикерләр белән кызыксынган Әнвәр.

«Әнвәр! Иҗатыгызны бик яратабыз. Ләкин бит концертка тамашачы сезне тыңларга килә, ә халыкны түгел. Концерт вакытында артист үзе җырларга тиеш. Син генә түгел, бик күп артистлар шулай кылана башлады… Бу дөрес түгел! Магомаев һәм башка бөек артистлар алай итмәде. Концерт тәмамлаганнан соң гына ярый анысы»,
«Дөрес, тамашачыны җырларга мәҗбүр итү миңа да ошамый. Кеше билет алып, артистны тыңларга бара бит!»,
«Халыкны җырлату мәсьәләсенә килгәндә, һәр нәрсәнең чиге бар. Әз генә, урынын белеп кенә, тамашачыны җырлатырга мөмкин. Концерт эстетик яктан матур, зәвыклы булырга тиеш. Соңгы арада кайбер артистларның тамашалары «балаган»ны хәтерләтә башлады алайса…» – дип язучылар булган.
Әммә күпчелек «Маладис, халык белән бергә җырларга кирәк», – дип комментарийлар язган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-08-18/nv-r-zg-rde-erel-nde-2914202

Бәйле