- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
“Сабантуйның милли йөзе әллә кайчан бетте!” – Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев шундый фикердә. Сез ничек уйлыйсыз?
Фирдүс Тямаев Сабан туеның милли йөзе югалуның сәбәбе, артистларга мөнәсәбәт турында фикерләре белән уртаклашты, дип яза Татар-информ.
– Моңа артистлар гаепле түгел. Мине зур сабантуйларда катнаштырмыйлар икән, ярый, мин Нурлатта җырлыйм. Шуңа карамастан, мин үзгәрмим, шул ук артист булып калам.
Киресенчә, бүгенге көндә артистларга рәхмәт әйтергә кирәк. Без шундый хәлгә калдык: халык милли уен карарга дип түгел, ә артист карарга җыела. Артистлар булмаса, Сабантуйның кызыгы калмый. Милли йөз югалды, дип, бөтен гаепне артистка аударып калдыру дөрес түгел. Сабантуйда электән үк авыл артистлары, үзешчәннәр җырлый иде. Артистлар болай да булды. Тамашачыны күпләп җыяр өчен халык яратканрак артистны чакыралар.
Көрәшне алыйк. Чын көрәш калды микән ул? Турысын әйтергә кирәк: көрәшчеләр бер-берсе белән сөйләшеп көрәшә. Аның кызыгы юк. Шуңа күрә авыл Сабан туе миңа күпкә кызыграк, чөнки анда үзешчәннәр батыр калам дип, тырышып көрәшә. Атлар чабышы да бетте, чөнки авылларда чабышкы атлар тотмыйлар.
Мин берничә Сабантуйда булдым. Күз буяу өчен, шәһәрдән алып кайтып, «менә күрегез, атлар чаба» дип, атлар күрсәттеләр. Кем телгә оста, кызык-мәзәк сөйли, шулар милли уеннарны уйната. Күп артистларны күргәнем бар, алар үзләре тазга башын тыгып, катыктан акча эзли, чүлмәк тә вата. Дөресен әйткәндә, халыкны мәйданга алып чыгып уйнатып булмый. Монда артистның гаебе бар дип уйламыйм. Сабантуйны артист бозмады дип уйлыйм.
Элек һәр авылда Сабан туе була иде, аңа акча бүлеп бирәләр иде. Хәзер дә акчасы булганнар артистларны чакырып, авылда бәйрәм оештыра. Анысына да зур рәхмәт. Мин быел Тямай-фест ясый алмадым, әмма стадионда ачык һавада концерт куйдым. Сабан туе ясый калсак, чыгымнар күбрәк китә. Барлык нәрсәнең бәясе артты. Көрәшчегә фен яисә кулъяулык кына бүләк итеп булмый бит инде…
Шәхсән үземә килгәндә, без Сабантуйларда милли киемнәрдән такмаклар җырлыйбыз. Милли киемнәрдән Үзбәкстанга барып, «Татарлар» җырын башкардык. Мордовиягә бардык, хәзер Казахстанга барырга җыенабыз. Артист та миллилек өлкәсендә үзенең эшен алып бара. Без майкадан йөрмибез, башка түбәтәй, милли киемнәрдән чыгып, татар телендә җырлыйбыз.
Кичке Сабан туйларын үткәрү дә модага керде. Дискотекасын да шунда уздыралар, чөнки бүгенге көндә татарча дискотекалар юк, клублар гөрләми. Кешене яманлап, сәбәп табуы җиңел. Әмма сәбәбе бездә түгел дип уйлыйм.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-08-23/artistlar-gaeple-t-gel-2918885