- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
21 август көнне төнге сәгать берләр тирәсендә Чаллының бер туңдырма сата торган киоскыннан билгесез зат өч тартма тәм-том урлаган.
Урынга патруль экипажы чыга һәм шикләнелүчене тоткарлыйлар. Ул 18 яшьлек егет булып чыга. Тоткарлаганда туңдырмалар инде булмый, мөгаен егет аларны сатарга өлгергәндер.
Шикләнелүчегә карата «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылырга мөмкин.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/90162/