Кишердән… кәтлит әзерләгез!

Кишерегез уңдымы быел, дуслар? Уңган булып, аны кая куярга белмәсәгез, бу яшелчәдән төрле ризыклар әзерләгез. Алар файдалы да булыр. Мәсәлән, кәтлит.  

Безгә кирәк булачак: өч зур кишер, 100 грамм он, өч йомырка, бер чеметем тоз һәм кыздырыр өчен 30-50 грамм май.

Юылган кишерләрне эре кыргычтан үткәрәбез. Күпертелгән йомыркалар, он, тоз кушып бутыйбыз.

Табаны кыздырып, май салабыз һәм кәтлитләрне кашыклап салып чыгабыз. Ике ягы да алтынсу төскә кергәнче акрын утта капкач астында кыздырабыз.

Каймак белән ашасагыз, тагын да тәмлерәк булыр!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-08-31/kisherd-n-k-tlit-zerl-gez-2929402

Бәйле