Казанда Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылды

Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе скверында татарның мәшһүр җырчысы Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

— Көнне бик матур вакыйга — үзебезнең күренекле татар шәхесе Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачу белән башлыйбыз. Һәммәгезгә дә килгәнегез өчен зур рәхмәт. Һәйкәлне урнаштыру урыны очраклы гына сайланмаган, 1941 елда нәкъ менә татар дәүләт филармониясендә күренекле җырчыбыз иҗади эшчәнлеген башлап җибәргән. Рәшит Ваһапов татар мәдәнияте тарихына якты һәм үзенчәлекле башкаручы буларак кереп калды. Аның иҗаты халыкка авыр булган вакытларда рухи көч биргән. Кыска гомере эчендә Рәшит Ваһапов милли вокал-концерт сәнгатенә нигез салучы һәм татар халкының яраткан җырчысы булды. Әлеге искиткеч һәйкәлне булдыруда хезмәт куйган һәркемгә олы рәхмәтемне белдерәм, — диде Миңнеханов.

Түбән Новгород губернаторы урынбасары Олег Беркович губернатор Глеб Никитин исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

— Рәшит Ваһапов безнең өчен дә милли каһарман, Түбән Новгородны һәм Татарстанны тоташтыручы символларның берсе. Бу географик күршелек кенә түгел, безнең мәдәни тирән тарихыбыз да, — диде Беркович.

Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов һәйкәлнең нәкъ менә Татарстан Республикасы көнендә ачылуы тирән символик мәгънәгә ия булуын искәртте.

— Рәшит Ваһапов җисми яктан Түбән Новгородта дөньяга килсә, Казанда рухи яктан туган. Аны бөек җырчы итеп Татарстаныбыз, татар халкы күтәрде. Бүген, 60 елдан соң Казан Рәшит Ваһаповны үзенең милли каһарманы итеп бөек пьедесталга бастырды. Рәшит Ваһаповка, гомумән, җыр сәнгатенә, милли мәдәниятебезгә зур игътибар бирүе өчен Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка бик зур рәхмәт, — диде ул.
Рифат Фәттахов әйтүенчә, җырчыга һәйкәл ачуның тарихи әһәмияте дә бар.
— Бу үзенә күрә тарихи дөреслек тә. Моңа кадәр Казанда татар шагыйрьләренә, композиторларына, рәссамнарнына һәйкәл бар иде. Бүген, ниһаять, татар җырчысына да һәйкәл куелды. Бу бик табигый да, чөнки татар халкын саклап калуда җырның роле бик зур. Димәк, бу һәйкәл ачылу Рәшит Ваһаповны гына түгел, гомумән татар җырын, җыр сәнгатен, татар җырчыларын, милли мәдәниятебезне зурлау һәм олылау, — диде ул.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/90731/

Бәйле