«Улым йоклый дип торам, ә ул шикәре төшеп, комага киткән»

Олы Кайбычта яшәүче Гарәфетдиновлар гаиләсе әле дә могҗизага ышана. Алар улларының хәле яхшыруына өмет итә. 16 яшьлек Илназның бер кочак диагнозы булса да, моңа кадәр ул әле үзе сулый да алган, тамагына да ашаган. Әти-әнисе шуңа да риза.

– Улым вакытыннан алда дөньяга аваз салды. Өч көннән хәле начараеп китте. Бөтен тәне саргайды, аны көзән җыера башлады. Шуннан соң безне Республика клиник балалар хастаханәсенә алып киттеләр. Ул чакта баламда ниндидер авыру бардыр дип уема да килмәде. Табиблар да берни әйтмәде. Бары тик бер яше тулгач кына аның яшьтәшләреннән аерылып торганын чамалап алдык. Шуннан соң табибларга йөртә башладык. Тикшерә торгач, ДЦП диагнозы куйдылар, – дип сөйли әнисе Алия.

Табиблар яшерми: Илназның үзе йөри алмасын, ятып кына торачагын әйтәләр. Хәтта Алиягә сабыен хастаханәдә калдырып чыгарга киңәш итүче дә табыла. Әмма ул үз нарасыеннан баш тартмый. Ничек итсә итә, әмма үзендә көч табып, баласын ташламаячагын әйтә.

– Нинди булса да, безнең көтеп алынган балабыз бит ул. Аны ташлап, нинди күңел белән яши алыр идем икән? Мин бу хакта хәтта уйларга да куркам. Илназыбыз бик кадерле безгә. Бар тормышым аның янәшәсендә узса да, бер дә читенсенмим. Миңа ярдәм итүче ирем, якыннарым бар, – ди Алия.

Илназ ятып кына тора. Әти-әнисе аны кашыктан ашата, юындыра, йоклата. Гарәфетдиновлар көн саен бер рәвешле яшәүгә күнегеп тә бетә. Тик 2020 елның сентябрендә Илназ комага китеп, аның хәле тагын да катлаулана.

– Улым төнлә начар йоклагач, иртән соң тора иде. Комага киткән көнне мин аны әле дә йоклыйдыр дип уйладым. Бүлмәсенә кердем дә, улым, тор инде, дисәм, ул күзләрен ачмый. Нишләтергә белмәдем. Кулыма күтәреп алып, бер бүлмәдән икенчесенә тик йөгереп йөрим. Бераздан хәленең начар икәнен аңлап, «ашыгыч ярдәм» чакырттым. Ул чакта улымның кандагы шикәр күләме икегә төшеп беткән булган. Шушы хәлләрдән соң Илназ үзе сулый да, какырыгын чыгара да алмый башлады, – ди Алия.

Табиблар сабыйны ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Ашказанына һәм бугазында тишек калдырып, махсус аппарат куялар. Илназ шушы җайланмалар белән яши башлый. Элеккеге кебек кашыктан ашатулар бетә. Әнисен дә танымаска әйләнә.

– Балам авыргач, мин өйдә генә торам. Тормышны алып бару ирем өстендә. Ә Илназга кирәкле җайланмалар да, аны ашатыр өчен махсус ризыклар да кыйммәт тора. Табиблар хәзер бары тик аксымлы ризык кына ашатырга кушты, – ди Алия.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/09/91041/

Бәйле