Татарларның иң популяр эчемлеге гомерне озайта диләр

Көн саен эчә торган ике чынаяк чәй йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү куркынычын киметә ала. Мондый нәтиҗәләргә Британиянең Милли сәламәтлек саклау институты галимнәре килде. 

Тикшеренүчеләр 40 яшьтән 69 яшькә кадәрге кешеләрнең Британия биобанкы мәгълүматларын нигез итеп алган. Аларның 85% даими рәвештә чәй куллана. Нәтиҗәдә, галимнәр үлем куркынычы ун ел дәвамында 9-13% ка кими, бигрәк тә анамнезда йөрәк-кан тамырлары чирләре булганнарда.

Шул ук вакытта эчемлекнең организмга уңай йогынтысы сөт яки шикәр белән чәй эчүгә яки алардан башка эчүгә бәйле түгел.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/09/91112/

Бәйле