Ни өчен кайберәүләр… туфрак ашый?

Иртәнге, төшке һәм кичке ашка — балчык… Кайберәүләр мондый рационны өстен күрә.  

Мисал өчен, Һиндстанда яшәүче Нукал Котешвара Рао 20 ел дәвамында туфрак ашый. Туфракны ашамлыкка өсти һәм балчык кисәкләрен кимерә. Хәзер аңа 48 яшь һәм ул гадәти булмаган диета аркасында авырмыйм һәм картаймыйм, дип раслый. Әмма экспертларның бу хакта фикерләре аерыла. Берәүләр җир ашауны психик — тайпылыш дип, икенчеләре милли үзенчәлек дип атый. Кешеләр җирне ни өчен ашый соң?

«Әгәр безнең диетик юнәлешне, Русия юнәлешен алсак, анык әйтә алабыз: бездә андый күренеш юк, без алай ашамыйбыз. Әмма, әгәр без башка илләрнең милли ризыкларын әзерләү культурасын алсак, бу аларның яшәү рәвешенең бер өлеше булып санала», — дип аңлата нутрициолог Зоя Богданова.

Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләрендә туфрак — милли кухняның мөһим ингредиенты. Индонезиядә пешкән туфракны дөге басуларыннан ашыйлар. Гаитида учакта ак балчыктан ясалган кабартмалар кыздыралар. Ә Иранның Ормуз утравында яшәүчеләр җирне тәм өчен ризыкка өсти. Менә шундый яшерен ингредиент.

Галимнәр фикеренчә, җир ашауны кешеләр борынгыдан ук хайваннардан үзләштергән. Кыргый табигатьтә филләр һәм кайбер төр кошлар балчык, туфрак һәм минераллар ашый, алар моны ашказаннарын токсиннардан чистарту һәм организмда файдалы элементлар җитмәүне тулыландыру өчен эшли. Мондый хәлне “геофагия” дип атыйлар. Ә ашый торган балчыкны фәнни телдә “каолин” диләр, бу исем Борынгы Кытай заманнарыннан ук сакланып калган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2022-09-05/ni-chen-kayber-l-r-tufrak-ashyy-2935434

Бәйле