«Әни бу киемнәрне киярлек хәлдә түгел…»

Актриса Анастасия Заворотнюкның кызы Анна әнисенең киемнәрен сатуга куйган.

Анна Заворотнюк әнисенең кыйммәтле әйберләр сатуы турында сөйли, чөнки аның әнисенә алар хәзер кирәксез.

«Әни бу киемнәрне кулланыр хәлдә түгел. Шуңа күрә дә без аларны сатарга куйдык», — дип сөйләгән йолдызның кызы.

Мәгълүм булуынча, 3 ел дәвамында Анастасия Заворотнюк җитди авыру белән көрәшә. Соңгы вакытта актрисаның хәле янә начарайган, дигән хәбәрләр ишетелә башлады. Шулай ук, Интернет челтәрендә гаиләнең акчасы бетүе турында яңалыклар күренә. Бәлки, шуңа күрә дә актрисаның әйберләре сатуга чыгарылгандыр.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-09-06/ni-bu-kiemn-rne-kiyarlek-h-ld-t-gel-2938002

Бәйле