Татарстанда беренче кар кайчан явачак?

Татарстанда сентябрь ае кинәт кенә суытудан һәм тәүге кыраулардан башланып китте. Әмма кар тиз генә төшмәячәк әле.

Якын араларда Татарстан башкаласында һава температурасы нормадан чама белән 4–5 градуска түбәнрәк булачак. Тәүлеклек уртача температура инде хәзер үк нибары 10 градус тәшкил итә. Бу – нормадан 4–5 градуска кимрәк. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев шулай дип белдергән. «Казанда тәүлеклек уртача температураның +10 градустан кимүе гадәттә 19–22 сентябрьгә, шәһәр читендә тәүге кырау төшү – 29 сентябрьгә,  шәһәр эчендә – 4 октябрьгә, туфракта – 16–20 сентябрьгә туры килә», – ди профессор. Аның әйтүенчә, Казанда тәүлеклек уртача температураның 0 градустан түбәнәюе гадәттә октябрь азагы – ноябрь башында күзәтелә. Шушы вакытта беренче кар ява.

Галим әйтүенчә, быел Казанда сентябрь башындагы һава торышы октябрьгә күбрәк туры килә. Алдагы көнне республикада урыны белән кырау төшкән. Метеоролог фаразына караганда, быел кышын җылы һәм суык һава дулкыннары берсен берсе алыштырып торачак.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/09/91301/

Бәйле