Татарстан офицеры Украинада һәлак булган, аның ике бертуганы да хәрби операциядә катнаша

-- Лейла

Татарстанның Балтач районында туып үскән офицер-танкист Рафил Гайнетдинов Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган, дип яза Балтач районының “Хезмәт” газетасы.

Рафил Гайнетдинов Казан танк училищесында укыган. Таҗикстанда хәрби хезмәт узган, Сириядәге хәрби хәрәкәтләрдә дә катнашкан.

12 августта офицерның гомере фаҗигале рәвештә өзелә – десант машинасы дошман минасына эләгә.

Рафил Гайнетдиновны 15 августта туган авылы Түбән Субашта җирләгәннәр. Офицерга 31 яшь булган.

Рафилнең ике бертуганы да Россия чикләрен саклый. Аларның берсе ике тапкыр яраланган булган.

Бәйле