Диетолог артык авырлыктан котылырга ярдәм итүче иртәнге аш турында сөйләде

-- Лейла

Табиб-диетолог Майкл Мосли сәламәтлек өчен файдалы гына түгел, ә артык килограммнардан да котылырга ярдәм итә алучы иртәнге аш турында сөйләгән.  Бу — пешерелгән, йә кыздырылган йомырка. Белгеч фикеренчә, йомыркадагы протеин, селен һәм В витамины чагыштырмача кыска вакыт эчендә авырлыкны киметергә ярдәм итәчәк. Алар гадәти ярма яки бутербродлар белән чагыштырганда яхшырак, дип яза Газета.ru.

Тавык йомыркаларын куллану зарарлы холестеринны арттырмый, дип ачыклык кертте диетолог.

Ит һәм колбаса урынына белгеч йомыркага яшелчәләр, гөмбә, балык, шпинат һәм сарымсак, куркума өстәргә киңәш итә.

Иртәнге ашка эшкәртелгән ит, ярымфабрикатлар, төрле камыр ризыклары һәм тиз пешерелә торган боткалар куллану зарарлы дип искәртә ул.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле