Гөлназ Асаева шатлыгы белән бүлеште

Менә нинди шатлык!

Җырчы Гөлназ Асаева һәм Вилдан Шәмсетдиновның зур шатлыгы бар. Аларның ун айлык кызлары Динә тәпи киткән. Кечкенә Динәнең куркып кына беренче адымнар ясаган видеосын Гөлназ социаль челтәрләргә куйган.

«Ой, булдыра. Хәерле сәгатьтә. Гел уңышлы юлда йөр, балакай»;

«И, бигрәк тәмлүшкә», «Пупсик, тьфу-тьфу», – дип сокланганнар виртуаль дуслары кечкенә Динәгә.\

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-09-07/men-nindi-shatlyk-2938259

Бәйле