Татарстанда машина йөртүче җәяүлеләр өстенә килеп кергән: бер кеше үлгән

-- Лейла

10 сентябрьдә Түбән Каманың Химиклар проспектында үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Кичке сигезләр тирәсендә 65 яшьлек ир, ике 16 яшьлек кыз бер үк вакытта зебрадан юл аркылы чыккан.

Җәяүлеләр төркемен 27 яшьлек машина йөртүче «Лада Гранта» автомобиле белән бәрдерә. Һәлакәт булган урынга ашыгыч ярдәм чакыртыла. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә илткәннәр.

Ир авыр хәлдә була — аның баш миенә зыян килгән. Соңрак ул аңына килмичә үлгән. Бер кызга баш мие җәрәхәте диагнозы куелган, шулай ук аның эченә зыян килгән. Ул табиблар күзәтүе астында. Икенче кызны тикшергәннән соң өенә кайтарып җибәргәннәр.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле