Авариядә бер яшьлек бала зыян күргән

-- Лейла

11 сентябрьдә, Уфада коточкыч авария булган, анда кечкенә бала зыян күргән. Бу хәлнең нечкәлекләре турында ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Фольксваген Поло» машинасының 23 яшьлек йөртүчесе Салават Юлаев проспекты буенча хәрәкәт иткән булган. Минһаҗев урамына борылганда егет каршы яктан килгән «Мазда СХ-5» машинасы белән бәрелешкән.

Авариядә «Мазда»ның бер яшьлек пассажиры зыян күргән. Бала махсус креслога утыртылган булуга карамастан, баш җәрәхәте алган һәм дәваханәгә озатылган. Әлеге вакытта авария буенча тикшерү үткәрелә.

«Кызыл таң»

Бәйле