“Агачлар йөгерә, әти!”

-- Лейла

Бер өлкән яшьтәге абзый 20 яшьләр тирәсендәге улы белән поездга кереп утырган.  

Егет тәрәзә янына утырган. Поезд кузгалу белән ул тәрәзәгә карап кычкырып җибәргән:
— Әти, агачлар артка таба йөгерә башлады!

Әтисе елмаеп кына куйган. Алар каршындагы өлкән яшьтәге пар сәерсенеп, бер-берсенә карашып куйган.
— Әти, кара нинди зәңгәр күл! Болытлар да поезд белән бергә йөгерә, әти!
Теге пар, кыенсынып, карашларын аска төбәгән.

— Яңгыр минем кулыма кагыла, әти! — дип сабый баладай дөньяга соклануын дәвам иткән егет, кулын тәрәзәдән сузып.
— Сез улыгызны берәр клиникага күрсәтеп караганыгыз бармы? — дип акрын гына дәшкән егетнең әтисенә каршыларындагы ханым.

— Без әле генә клиникадан чыктык, — дип елмайган абзый. — Бүген минем улым беренче тапкыр дөньяны күрә башлады…

«Кызыл таң»

Бәйле