«Бала зәңгәрләнеп беткән иде…»

Башкортстанда 34 яшьлек хатын 8 айлык баласын урамда онытып калдырган.

Бу гаҗәпләндергеч хәл «Ашан» сәүдә үзәгенең машина кую мәйданчыгында булган. Бу хакта шаһитлар «ВКонтакте» социаль челтәренең «Онлайн Уфа» төркеменә пост бастырган.

«Бүген мин гаҗәпләндергеч, шул ук вакытта куркыныч хәлнең шаһит булдым. «Ашан» сәүдә үзәгенең машина кую мәйданчыгында коляска күреп калдым. Янына килеп карасам, анда бала йоклап ята. Тирә-ягыма карадым, әти-әнисе күренми. Ә бала өшегән, зәңгәрләнеп беткән. Аны үз курткама төрдем дә, сәүдә үзәгенә алып кердем.

Бер ярты сәгатьтән соң аның әнисе табылды. Арытаба ачыкланганча, ул баласын онытып, машинасына утырып киткән. Имеш тә, ашыккан. Аның сүзләренә караганда, ул бала артыннан тиз вакытта кире килеп җиткән. Ә мин генә аның белән күпме вакыт үткәрдем.

«Киләчәктә мондый хәл кабатланмаячак», — дип сүз бирде. Ләкин мин аңа ышанмыйм…» — дип язган шаһит.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-09-12/bala-z-g-rl-nep-betk-n-ide-2945774

Бәйле