6 яшьлек кызны фатирларында әти-әнисе мәете янында тапканнар

Мәскәү өлкәсендә күп катлы фатирларның берсендә  42 яшьлек ир белән  46 яшьлек хатынның мәетләре табылган. Алар янында йончыган һәм сусызлыктан интеккән 6 яшьлек кызлары утырган.

Мәскәү өлкәсе прокуратурасы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, хәзер әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.

Ир белән хатынга көч кулланып үтерү билгеләре ачыкланмаган. Ә кызчыкны хастаханәгә озатканнар. Табиблар сүзләренчә, сабыйның гомеренә куркыныч янамый.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/09/91888/

Бәйле