Мәскәү өлкәсендә күп катлы фатирларның берсендә 42 яшьлек ир белән 46 яшьлек хатынның мәетләре табылган. Алар янында йончыган һәм сусызлыктан интеккән 6 яшьлек кызлары утырган.
Мәскәү өлкәсе прокуратурасы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, хәзер әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.
Ир белән хатынга көч кулланып үтерү билгеләре ачыкланмаган. Ә кызчыкны хастаханәгә озатканнар. Табиблар сүзләренчә, сабыйның гомеренә куркыныч янамый.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/09/91888/