Эшләүче пенсионерга нәрсә тиеш?

-- Лейла

Эшләүче пенсионер эштән туктаса, аңа өстәмә түләүләр гариза биргән көннән исәпләнәме? Әллә инде бу акча 3 айдан гына килә башлыймы? Узган 3 айныкы дүртенче айныкына кушып биреләме? Эштән туктаган пенсионер кабат эшкә урнашырга теләсә, элек эшләп туктаган вакыттан соң 3 ай вакыт көтәргә кирәкме, әллә 1 ай булса да җитәме?

Хәким Гыйләҗев, хезмәт ветераны.

 Россия Пенсия фондының Татарстан идарәсенең матбугат җитәкчесе Альбина Никандрова:

– Пенсионерның пенсиясе эштән киткәннән соң икенче айдан индексацияләнә. Пенсионерның эшләгән чорындагы барлык индексацияләрдән чыгып, пенсия күләме арта. Эштән китеп, 3 ай узганнан соң гына сезгә пенсиягез артып һәм берьюлы 3 ай өчен өстәмә түләнәчәк. Яңа пенсия күләме пенсионер янә эшкә урнашкан очракта да сакланып калачак.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле