«Баланың авыру булуы турындагы сүзләрне кабул итә алмадым. Елыйм да елыйм»

-- Лейла

«Төенчегем үземнән калмасын дип телим». Азнакайда гомер итүче Алсу Фәрхетдинова әнә шулай ди. 19 ел элек гаиләләренә килгән сынауны баштарак кабул итәргә теләмәсә дә, соңрак язмышына риза була ул. Бәргәләнеп, елап, өзгәләнеп берни эшли алмаячагын аңлый. Бар көчен җыеп, сабыен ничек бар шулай кабул итеп яшәргә өйрәнергә туры килә аңа.

Ә бит бәби көткәндә барысы да яхшы була.

–  Алиябезне көтеп алдык. Яңа гына тормыш башлаган чак. Табиблар, кызыгыз булачак дигәч, ничек шатланганымны белсәгез иде!  Шулкадәр көттем мин аны, – дип башлады сүзен Алсу. – Әмма сөенеч озакка бармады. Сабыемны бик авыр таптым. Үз хәлем яшәү белән үлем арасында иде. Ә кызымны күрсәтмәделәр. Нидер бардыр дип уйламадым да. Аны реанимациягә алып киттеләр. Ул анда биш көн яткач, мине өйгә әзерли башладылар. Бик курыктым. Шуннан соң безне Казанга җибәрделәр. Башкала табиблары да сөендермәде, соңга калгансыз, диләр. Баланың авыру булуы турындагы сүзләрне кабул итә алмадым. Елыйм да елыйм. Ул чактагы халәтемне әйтеп аңлатырлык түгел иде.

Алиядә ДЦПның катлаулы төрен ачыклыйлар. Нерв системасына бик нык зыян килгән була.

– Кызыбыз гәүдәсен дә тота алмый,  аяк-куллары да тыңламый. Гел ятып торып, тәне бозылмасын өчен, аркасын ярты сәгать саен уып торам. Көненә бер сәгать кенә булса да, Алияне махсус арбада утыртып торырга тырышабыз. Балабыз сөйләшә дә алмый. Бары тик башын селкетеп, «әйе» белән «юк»ны гына сиздерә, – дип сөйли әнисе. – 19 ел буе менә шулай яшибез. Минем Алия туганнан бирле уянмыйча бер сәгать тә йоклаганым юк. Ярты сәгать саен кызымны барып карыйм Аның инде гел ятып, умырткалыгы да сул якка кәкрәйде.  Авыр чаклар күп булса да, бер утырып елыйм да, тагын атлап китәм. Кызымны еш кына Казанга алып барырга туры килә. Алия юлны авыр кичерә. Башкала табибларына рәхмәт. Хәлебезне аңлап, машина янына үзләре чыгып карыйлар. Тернәкләндерү үзәкләренә йөртү дә җиңел түгел. Инде хәзер иремнең дә аякларына операция кирәк. Тиздән аны хастаханәгә салалар. Өч ай буе берни эшләргә ярамаячак, диләр. Шуңа да бик борчылабыз. Ә бит ирем бөтен тормышны бер үзе алып бара иде. Мин кызым яныннан бер минутка да китә алмыйм.

Алияне табиблар кат-кат тикшергән. Эчке органнары сау-сәламәт икән.  Алсуның инде бер генә теләге бар – сабые үзеннән соң ятлар кулына калмасын иде!

– Мин баламның үземнән башка берәүгә дә кирәкмәсен аңлыйм. Әлегә без аның ничек тә хәлен җиңеләйтергә тырышабыз.  Авыру бала үстерү җиңел түгел. Әмма безнең хәлне аңлаучы гына сирәк. Хәтта якыннар да ерагая  андый чакта. Берәүгә дә авыру бала тәрбияләргә язмасын. Кызыма көн саен дару биреп торабыз. 3 айга бер тапкыр 18 мең сумлык укол ясатабыз. Төннәр буе сызланып чыкканын күреп, йөрәк сыкрый. Кызымны дәвалау өчен ай саен 50 мең сум чамасы акча кирәк. Әтисе эшләмәгәндә, ничекләр яшәрбез дип борчылам, – ди Алсу. – Әмма кыен чакта Аллаһы Тәгалә ташламый. Юлыбызга яхшы кешеләр чыгарып куя. Көтмәгәндә каяндыр ярдәм килеп төшә. Әнә шуларны уйлыйм да, без ялгыз түгел әле, дөньяда яхшы кешеләр җитәрлек икән дип сөенеп куям. Аларга чиксез рәхмәтләремне укыйм. Караңгы көннәрне яктыртучыларга мең рәхмәт.

Алия Фәрхетдиновага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Алсу Зявдатовна исемендәге Саклык банкы картасы: 2202200951923489

Тинькофф картасы номеры: 2200700172954165

Карталар 89061163520 телефон номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА, «Ватаным Татарстан»

Бәйле