Украинада махсус хәрби операция вакытында запастагы сержант Николай Савельев һәлак булган. Аның үлеме турындагы мәгълүматны Татарстанның Питрәч районы матбугат хезмәтендә расладылар.
Николай Савельев «Барс» составына үз теләге белән алынган. Ул 6 сентябрьдә һәлак булган, хәрбине Богородское авылында җирләгәннәр.
Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
«Николай Александрович – Россия һәм Питрәч районы горурлыгы. Гаиләнең кайгысын һәм хәсрәтен хәзер бернинди сүзләр дә җиңеләйтмәс. Шулай да сез шуны белергә тиеш: аның батырлыгы мәңгегә безнең хәтердә калачак, татарстанлыларның күп буыны өчен батырлык һәм каһарманлык үрнәге булачак. Без барыбыз да кайгырабыз», – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы мәрхүмнең гаиләсенә.