Россия Халыклар дуслыгы университеты икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьева иң күп пенсия алучылар Чукоткада дип белдергән. Ел башында биредә аның күләме 27 800 сум булган. Ә иң аз пенсия алучылар Дагыстанда — 12 600 сум.
Белгеч шулай ук пенсиянең күләме кешенең һөнәренә бәйле булын да аңлаткан. Иң күп пенсияне сәясәтчеләр, түрәләр, артист һәм космонавтлар ала.
Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 2022 елның 1 июленә Татарстанда пенсиянең уртача күләме 18 079 сум тәшкил итә.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/09/92271/