Тел – сөяксез, ди халык. Кайчак шушы телебез белән якын кешеләребезне рәнҗетергә, үпкәләтергә мөмкин без. Хәтта урынсыз шаяруың белән дә кешенең күңеленә тиюең бар. Ул моны уенга борып, җиңел генә үткәреп җибәрсә ярый ла. Әмма арабызда юк кына сүзгә үртәлеп, еллар буе үпкә саклап йөрүчеләр дә шактый. Үпкә саклау нәрсәсе белән куркыныч? Гафу сорап килгән кешене кичермәү гөнаһмы? «Тәүбә» мәчетеннән Артур хәзрәт Габдуллин белән шул сорауга җавап эзлибез.
– Үпкәләү – йөрәкне бетерә торган рухи авыру. Чир организмны ничек зарарласа, шушы рухи авырулар да аңа шулай ук зыян сала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Мөселман кешесе ул шундый кеше, кемнән башка кешеләр теленнән дә, кулыннан да зыян күрми», – дигән. Икенче бер хәдистә: «Кеше игътибар бирмичә, уйламыйча, бер сүз әйтә һәм шул сүз өчен җитмеш елга җәһәннәмгә эләгә», – диелә. Шул рәвешле уйламыйча әйткән сүз үпкә тууның бер сәбәбе булып тора. Пәйгамбәребезнең тагын бер хәдисеннән аңлашылганча, Кыямәт көнендә берсе икенчесенә карата гаделсезлек кылган ике кешене бастырачаклар да хөкем чыгарачаклар. Гаделсезлек кылган кешенең савапларын алып, аны үпкәләтелгән кешегә бирәчәкләр. Рәнҗетелгән кешенең гөнаһлары исә үпкәләтүчегә биреләчәк.
– Өч көннән артык үпкә саклау – гөнаһ, диләр. Бу дөрестән дә шулаймы?
– Әйе, бу дөрестән дә шулай. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Мөселман кешесенә өч көннән артык үпкә саклау, сөйләшмәү тыела. Иң беренче булып сәлам биргәне – иң хәерлесе», – ди. Икенче бер хәдистә: «Кем дә кем үпкә саклап, мөселман кешесе белән өч көннән артык сөйләшми йөри, шул утка керә», – ди. Шуңа күрә бу пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең боерыгы булып тора. Ул безнең өчен кагыйдә булырга тиеш. Шуңа күрә хәтта шаярган очракта да сүзеңне үлчәп әйтергә кирәк.
– Кеше исән чакта аннан гафу үтенергә өлгермәсәң, ни эшләргә?
– Кешене үпкәләтүеңне аңлауга ук, аның янына барып, гафу үтенергә кирәк. Пәйгамбәребез дә: «Йә хәерлесен сөйлә, йә бөтенләй сөйләмә», – дигән. Мондый кыен хәлдә калмас өчен иң беренче чиратта телеңә игътибар итәргә кирәк. Пәйгамбәребез дә аз сүзле булган. Беркайчан да артыгын сөйләмәгән, кешеләрдән көлмәгән, аларны кыерсытмаган, артыгы белән шаярмаган. Ник дигәндә, тел аркасында кешенең җәһәннәмгә үк барып керергә мөмкин икәнен бик яхшы аңлаган.
– Үпкәчел, үпкә саклап яши торган кешеләр яман чирләргә ешрак бирешә, ди галимнәр. Дини яктан карасак, үпкә саклау белән чиргә бирешү-бирешмәү арасында бәйлелек бармы?
– Әйткәнемчә, үпкәләү ул – йөрәкне зарарлый торган рухи авыру. Без тәнебезне, әгъзаларыбызны физиологик кына түгел, рухи яктан да сәламәт килеш тотарга тиеш. Әйтик, йөрәгеңдә көнләшү бар икән, бу үз-үзеңне ашау, бетерүгә генә китерә. Моңа йөрәк тә чыдамый, билгеле. Үпкә саклау да йөрәкне бик нык таушата. Инфарктлар да, нигездә, әнә шул сәбәпле килеп чыга.
– Кичерә алмаслык үпкә, гөнаһлар бармы?
– Җир йөзендә фәкать бер генә гөнаһ – Аллаһы Тәгаләгә тиңдәшлек кылу гына гафу ителми. Калган барлык гөнаһлар, шул исәптән үпкәләтү дә кичерелергә тиеш. Аллаһы Тәгалә – иң рәхимле, иң шәфкатьле. Кеше нинди генә гөнаһ кылса да, Ул аларны гафу итә. Раббыбыз шулкадәр рәхимле, шәфкатьле икән, үзебезне тәкәббер, горур итеп тоеп, кешене гафу итмәскә ни хакыбыз бар?! Киресенчә, без шушы тәкәбберлегебезне сындырып, гафу сорап килгән кешене кичерергә тиеш.
– Шулай да гафу сорап килгән кешене кичермәү гөнаһ буламы?
– Гафу сорап килгән кешене кичермәү гөнаһ түгел. Әмма мөселман кешесенә болай эшләү дөрес булып бетмәс. Ничек кенә кыен булса да, кешене гафу итәргә тырышырга кирәк. Кайчак шул рәвешле үз-үзеңне җиңү дә мөһим. Кешене Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен гафу итәм дип әйтергә мөмкин. Бу адымың сиңа һичшиксез савап булып язылачак.
Динә Гыйлаҗиева, «Ватаным Татарстан»