Ялларга һава торышы нинди була?

-- Лейла

Якын көннәрдә Татарстанда һава температурасы акрынлап төшәчәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр ителгәнчә, шимбә – 24 сентябрьдә кайбер районнарда аз гына яңгыр көтелә. Көндез +19…+24, төнге сәгатьләрдә +9…+14 градус җылы. Якшәмбе – 25 сентябрьдә явым-төшем көтелми.

Көндез һава температурасы +13…+18 градустан артмаячак, яңгыр булыр дип фаразлана. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы +7…+12 градус  күрсәтәчәк.

Бәйле